“Хәят”
19 ноябрь көнне үзәк китапханә хезмәткәрләре Актаныш технология техникумының 1 курс кызлары өчен “Хәят” яшь кызлар клубының чираттагы дәресен уздырды. Дәреснең темасы “Идел журналына сәяхәт” дип аталды. Чара Идел журналының тарихы, журнал турында электрон презентация карау, сорау-җавап уеннары белән үрелеп барылды. Шулай ук журналның эчтәлеге белән танышып, кайбер әсәрләргә анализ ясалды. Клуб әгъзалары белән Идел журналында чыккан шигырьләрне сәнгатьле уку да оештырылды. Чара ахырында кызлар китапханәдән үзләренә кирәкле китапларны, журналларны өйгә укырга алды.
19 ноября работники центральной библиотеки с девушками 1 курса Актанышского технологического техникума организовали очередную встречу в клубе «Хаят». Занятие клуба называлось «Идел журналына сәяхәт». На мероприятии ознокомились с историей возникновения журнала. Посмотрели электронную презентацию. Девушкам были предложены прочитать произведения. В завершение встречи девушки выбрали книги и журналы для дальнейшего чтения.

