Центральная библиотека

“Хәят”

17 сентябрь көнне үзәк китапханә хезмәткәрләре Актаныш технология техникумының 1 курс кызлары өчен “Хәят” яшь кызлар клубының 1 дәресен уздырды. Дәреснең темасы “Очрашу-танышу” дип аталды. Чара хәят сүзенә төшенчә бирү, тормыш турында электрон презентация карау, сорау-җавап уеннары белән үрелеп барылды. Шулай ук һәрбер кыз үзенең мәнфәгатьләрен күрсәтеп анкета тутырды. Клуб әгъзалары белән тормыш , клубның алдагы максатлары турында җанлы сөйләшү алып барылды. Чара ахырында кызлар китапханәгә язылып, үзләренә кирәкле китапны өйгә укырга алды.

 

17 сентября работники центральной библиотеки с девушками 1 курса Актанышского технологического техникума организовали клуб «Хаят». Первое занятие клуба называлось «Очрашу-танышу». На мероприятии были даны понятия к слову «Хаят», посмотрели электронную презентацию о жизни, были организованы игры, так же вели живую беседу о целях клуба и планы на будущее. В завершение встречи каждая девушка заполняла анкету с указанием своих интересов, записались как новые читатели, выбрали книги для дальнейшего чтения.