”Эхо веков”
Татарстан президенты Р.Н.Миннеханов карары буенча 2020 ел Татарстанда ТАССРның 100 еллыгын билгеләп үтү елы дип игълан ителгән иде. Шул уңайдан үзәк китапханә Татарстаныбыз, Актанышыбыз тарихын, мәдәниятен, сәнгатен өйрәнү, бөек шәхесләрен тану, аларның әсәрләренә мәхәббәт, милли үзаң тәрбияләү, эстетик зәвыкь камилләштерү максатыннан, ел башыннан “Тарих эзләре буйлап” дип аталган әдәби викторинага бәйге игълан иткән иде. 21 июль көнне, мәдәният паркында “Гасырлар авазы аша” дип аталган тематик чара үткәрелде. Чарада “Тарих эзләре буйлап” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләде, күзәтү ясалды, викторинага йомгак ясалды.Китапханә директоры Л.Ф.Хамидуллина, “Бердәм Россиянең” Актаныш бүлеге җитәкчесе З.Г.Исламова шушы чарада катнашып, конкурста катнашучыларга рәхмәт сүзләре юлладылар, аларны җиңүләре белән котлап, мактау кәгазьләре, истәлек бүләкләре тапшырдылар.
21 июля работники центральной библиотеки, в парке культуры и искусств провели тематическую программу под названием ”Эхо веков”. Напомним, 2020 год Указом президента Татарстана Р.Н.Миннеханова в Республике Татарстан был объявлен Годом 100 – летия образования Татарской АССР. В связи с этим, работниками центральной библиотеки была объявлена литературная викторина "По следам истории”. В мероприятии работала книжная выставка и обзор по этой теме, были подведены итоги литературной викторины “По следам истории”. А так же, в мероприятии участвовали и выступили директор МБУ “АМЦБ” Л.Ф.Хамидуллина, руководитель Актанышского отделения «Единая Россия» З.Г.Исламова. Они поздравили всех активных участников и победителей конкурса и вручили благодарственные письма и памятные подарки.
