"Картайсыннар әйдә еллар, картаймасын күңелләр!"
3 октябрь көнне үзәк китапханә хезмәткәрләре, өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан уку залында, 2 Актаныш мәктәбе укучылары өчен “Картайсыннар әйдә еллар, картаймасын күңелләр” кичәсе уздырды. Чарага үзәк китапханәдә күп еллар дәвамендә эшләп, лаеклы ялга чыккан өлкәннәребез Флүдә апа Гимадиева, Ләйлә апа Айбашева чакырылды. Чарада аларның тормышына багышланган электрон презентация күрсәтелде. Өлкәннәр үз чиратында үзләренең тормыш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, яшьләргә үзләренең киңәшләрен бирделәр. Укучылар һәм китапханә хезмәткәрләре үзләренең яраткан шигырьләрен, әсәрләрдән өзекләр укыдылар. Шулай ук китап күргәзмәсе эшләде, күзәтү ясалды, видеоролик күрсәтелде. Катнашучыларга “Укырга вакыт!” видеоролигы, Ф.Сафинның “Хат ташучы” әсәре буенча эшләнгән буктрейлер тәкъдим ителде. Китапханә директоры Л.Җ.Шамсунова катнашучыларга үзенең рәхмәтен җиткерде, истәлек бүләкләре тапшырды. Укучылар яңа китап укучылар булып язылдылар.
3 октября в читальном зале центральной библиотеки прошел вечер-встреча "Картайсыннар әйдә еллар, картаймасын күңелләр!" посвященной ко дню пожилых людей. На вечер были приглашены уважаемые пенсионеры, которые всю жизнь проработали в библиотеке: Флюда апа Гимадиева, Лейля апа Айбашева. Была показана электронная презентация, посвященная жизни этих людей. В свою очередь они поделились своим жизненным опытом и дали советы молодым. В части мероприятия "Шигъри гөләндәм" библиотекари и учащиеся прочитали любимые стихи знаменитых поэтов. Учащимся была представлена викторина. А так же была представлена книжная выставка и обзор на тему. Был показан буктрейлер по книге Ф.Сафина “Хат ташучы”. Директор МБУ «АМЦБ» Шамсунова Л.Я. выразила свою благодарность всем гостям, вручила памятные подарки, а так же призвала всех читать больше книг. Учащиеся записались как новые читатели библиотеки.