«Шушы җирдән. шушы туфрактан без»
15-февраль көнне Әтәс авыл китапханәсе якташ шагыйрь Ф.Мәҗитов һәм «Агыйдел дулкыннары» әгъзаләре белән «Шушы җирдән. шушы туфрактан без» дигән очрашу үткәрде. Очрашуда кунаклар үзләренең иҗат җимешләрен тамашачыларга бүләк иттеләр. Китапханәгә бик күп санда китап бүләк иттеләр. Кичәдә балалар шагыйрьләрнең шигырьләрен сөйләделәр. Кичә җыр, шигырь белән үрелеп бик матур булды.

