«Без булачак солдатлар»дигән кичә
22-февраль Әтәс авыл китапханәсе балалар белән «Без булачак солдатлар»дигән кичә үткәрде. Кичәдә китапханәче Ватанны саклаучылар көне турында сөйләде. Р.Миңнуллин, Ф.Сафин, Мөҗәһитләрнең солдатлар турында шигырьләрен балалар яратып сөйләделәр. Соңыннан 2 командага бүленеп интеллектуаль уен уйналды. «Солдат горур исем» дигән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Кичә балалар башкаруында җырлар белән үрелеп барды.
