Адаевская сельская библиотека  - филиал № 5

"Ана җирдә бөтен игелекнең,изгелекнең тугры юлдашы"

Адай авылы китапханәсендә "Ана җирдә бөтен игелекнең,изгелекнең тугры юлдашы" дип аталган әдәби-музыкаль кичә үткәрелде.Кичә әниләргә багышлап язылган шигырь һәм җырлар белән аралаштырылып барды.Кичәдә язучы Айгиз Баймөхәмәтовнең"Әни тавышы"повестеннән өзек укылды һәм "Кичер әнкәй" повесте тәкъдим ителде.