«Афганистан- незаживающая рана»
21 февраль көнне Уразай мәдәният йортында китапханә белән берлектә “Әфганстан- йөрәк ярам” дигән кичә үтте Кичәгә кунак итеп җирлегебезнең әфганчылары чакырылды. Кичә барышында бу сугышта башын салган Сафин Мөхәррәмгә,гаиләсенә багышлап презентация күрсәтелде. Кичә мәдәният йорты каршында урын алган Сафин Мөхәррәм һәйкәленә венок салу белән төгәлләнде.