Уразаевская сельская библиотека - филиал № 35

“Үткәннәрдән киләчәккә таба”

21 март көнне Уразай мәдәният йортында китапханә белән берлектә “Үткәннәрдән киләчәккә таба” исеме астында кичә үтте.”Туган җирем иҗат чишмәм” дигән стенд эшләнде. “Туган яктан илһам алам” исеме астында китап күргәзмәсе төзелде. Кургәзмәлек буенча обзор үтте.

Кичәгә авылыбызның танылган шәхесләре кунак итеп чакырылды. Җирлегебезнең иҗатта, хезмәттә танылган авылдашларыбызның хезмәте яктыртылды.Кичәгә кунак булып кайткан шагыйрә Нәфисә Сабирҗанованың шигъри тәлгәшләре бәйрәмгә тагын да ямь өстәде.