Тлякеевская сельская библиотека - филиал № 33

«Без- көчле, без- бердәм»

4 ноябрь- Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан Теләкәй авылы китапханәсендә “Без- көчле, без- бердәм” – дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Бәйрәмдә катнашучылар әлеге бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштырылды.

Бу көн- илебез тарихына хөрмәт белдерү һәм аның данлыклы традицияләрен дәвам иттерүнең бер күркәм билгесе. Дәүләт күләмендә әлеге бәйрәм 1612 елгы тарихи вакыйгаларга барып тоташа. Халыкара бердәмлек көне буларак, 2005 елдан билгеләп үтелә... Бәйрәм барышында дуслык темасына багышланга мәкальләрне аерым сүзләрдән җыйнау, кешедә булган уңай һәм тискәре сыйфатлардан чәчәк таҗлары беркетеп чәчәк ясау кебек кызыклы уеннар уйналды.

 

В Тлякеевской сельской библиотеке в честь дня народного единства был проведен информационный час под названием «Без- көчле, без- бердәм». Библиотекарь ознакомила участников с историей происхождения этого праздника, слушали песни и стихи, во второй части мероприятия дети собрали из отдельных слов пословицы на тему дружбы и оформили «цветок» состоящий из лепестков с положительными качествами, которыми должны обладать настоящие друзья.