Кузякинская сельская библиотека - филиал № 16

Үткәннән - киләчәккә

Үткәннән - киләчәккә

14 апрель көнне авыл мәдәният йортында үткәннәребезне барлауга, гореф-гадәт, йолалаыбызны искә төшерүгә багышланган зур мәдәни чара узды. Фойе өлешендә "Тарихның юк аның ноктасы", "Шагыйрәбез Әлфия Ситдыйкова иҗаты", "Алар безнең горурлык", "Олы йөрәкле гаилә", "Фотоларда - безнең чагылыш" күргәзмәләре эшләнгән иде. Бәйрәмгә килүчеләрне иң элек күргәзмәләр белән таныштырдык. Тамаша залында "Күҗәкәм - горурлыгым!" видеоролигы тәкъдим ителде. Авылның исеменә бәйле булган риваять сәхнәләштерелеп күрсәтелде. Тарихчы Рәскать Хаертдинов үткәннәребез хакында сөйләде, "Авыл җаны - Күҗәкә горурлыгы" (авторлары Ә.Ситдыйкова, Р.Хәертдинов)китабын тәкъдим итте. Соңыннан сәхнәдә "Карга боткасы" йоласы күрсәтелде. Мәдәни чара җырга-моңга оста булган якташларыбыз катнашындагы концерт белән дәвам итте. Шагыйрьләребез Әлфия Ситдыйкова, Филүс Хисаметдиновларның шигырьләре дә яңгырады. Кечкенәләрне, укучыларны, урта буынны, өлкәннәребезне бер сәхнәгә туплаган элеге чара авылыбызның киләчәккә йөз тотып яшәүенең ачык мисалы булды.

Күҗәкә авыл китапханәчесе Ләйсән Акмалова

 

14 апреля в с. Кузякино были проведены праздничные мероприятия, посвященные к дню села Кузякино. Празднование началось в 18-00. Были развернуты выставки «Тарихның юк аның ноктасы», «Алар безнең горурлык», "Шагыйрәбез Әлфия Ситдыйкова иҗаты", "Авылыбызның олы йөрәкле гаиләсе",поделок наших искусных мастериц села. Такие праздники, как «День деревни», проведенные при поддержке администрации сельского поселения работниками культуры и сельскими активистами, продолжают местные традиции и создают культурный отдых для населения, а также сближают старшее и молодое поколение людей в общности их интересов.

Библиотекарь Кузякинской сельской библиотеки Акмалова Лейса