Кузякинская сельская библиотека - филиал № 16

Встреча с писателями.

Язучылар белән очрашу Күҗәкәдә  матур бер гадәткә әйләнде. Март  аеның  матур көнендә Күҗәкә мәктәбендә яраткан язучыбыз Факил Сафин, шагыйрә Әлфия Ситдыйкова, шагыйрь, публицист Зәбир Хәлимов белән җылы очрашу узды. Кичәбезгә күңеле бай, эчке дөньясы матур булган, әдәбиятка битараф булмаган авылдашларыбыз, балалар һәм  районның башка авылларыннан татар теле, әдәбияты укытучылары  килде.

Кичәбезнең исемен  «Талантлы кеше барлык өлкәдә дә талантлы» – дип атадык.

Бу очрашу һәркем күңелендә җылы хисләр калдырды. Кунакларыбыз белән аралашу рәхәт, алар киң эрудицияле, тынгысыз, аралашучан кешеләр, һәр нәрсәгә үз фикерләре, үз карашлары.

 Очрашу әдипләребезнең шигырьләре, җырлары белән үрелеп барды. Авторларның үзләре укыган шигырьләре нык тәэсирле булды. Элфия Ситдыйкова китапларына  эшләнгән буктрейлерлар тамашачы күңелен кузгатып җибәрде.Тамашачыларның язучыларга сораулары да  күп иде.  Сораулар берсе дә игътибарсыз калмады. Ике сәгатьтән артык барган аралашу барышында  китап сөючеләребез рухи яктан баедылар, рәхәтләнеп ял иттеләр.

Күҗәкә авыл китапханәчесе

 

Встреча с писателями стала доброй традицией нашей библиотеки.  В прекрасный день марта в Кузякинской школе прошла теплая встреча с любимым писателем Факилем Сафиным, поэтессой Альфией Ситдиковой, поэтом, публицистом Забиром Халимовым. На вечер приехали наши односельчане, дети и учителя татарского языка и литературы из других сел района. Название вечера мы назвали  «Талантливый человек талантлив во всех сферах".

Эта встреча оставила теплые чувства в душе каждого. Приятно общаться с нашими гостями, они эрудированные, беспокойные, общительные люди, ко всему свое мнение, свои взгляды.

 Встреча  сопровождалась стихами, песнями наших писателей. Стихи авторов, прочитанные ими, были очень впечатляющими. Буктрейлеры к книгам Альфии Ситдиковой произвели впечатление на зрителей. У зрителей было много вопросов к писателям. Ни один из вопросов не остался без внимания. В ходе общения, которое длилось более двух часов, любители книг духовно  обогащались, с удовольствием отдыхали.