« Язмышларга буйсынмас җан» (Душа не подчинявшаяся судьбе)
Кодаш авыл китапханәсендә күпкырлы талант иясе, язучы, Татарстан Республикасының халык шагыйре Фәнис Яруллинның тууына 80 ел тулуга багышланган “Язмышларга буйсынмас җан” дип исемләнгән әдәби чара узды.
Әдәби чара барышында язучының тормыш һәм иҗат юлына күзәтү ясалды.Укучыларга әдип турында төшерелгән видеоязма күрсәтелде.
Китап сөючеләр аянычлы язмышка дучар булып та, үзендә яшәргә көч тапкан, күтәренке рухлы, киң күңелле, көчле шәхес – Фәнис Яруллинның әсәрләрен яратып укыйлар. Кичәдә шагыйрьнең искиткеч осталык белән язылган шигырьләре, хикәяләреннән өзекләр, аның сүзләренә иҗат ителгән җырлар яңгырады.
Китапханәче укучыларны Фәнис Яруллин китаплары күргәзмәсе белән таныштырды. “Җилкәннәр җилдә сынала”, “Яралы язмышлар” кебек китаплардагы әсәрләр турында сөйләде, аларны укырга киңәш итте.
- Фәнис Яруллинның иҗатын мин бик яратам. Аның язмышы, китаплары һәр кеше өчен үрнәк итеп алырлык. Әсәрләре тиз укыла, әйтерсең лә, шул вакыйгалар эчендә үзең кайныйсың. Яраткан язучым турындагы кичә бик ошады, -дип тәэсирләре белән уртаклашты 9 нчы сыйныф укучысы Алинә Гәрәева.