Центральная библиотека

«Иң актив укучы” бәйгесе

     27 майда үзәк китапханәнең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегендә китапханә көненә багышланган “Иң актив укучы” исемендәге бәйге үткәрелде. “Иң күп китап укучы” номинациясендә Җиңүчеләр-Валиуллин Фоат, Хәйруллин Вазыйх ,Ганиев Наил.  “Иң күп газет, журналлар укучы” номинациясендә Җиңүчеләр: Галиева Наҗия, Латыйпова Фәния,Мәүлүтова Гөлназ. Аларның барысына да Котлау грамоталары һәм истәлеккә китаплар тапшырылды.     Бәйгедә ел дәвамында “Илһам чишмәләре”клубы әгъзалары белән үткәрелгән чараларда бик актив укучыларыбыз билгеле булды:Кәбирова Бәдия ,Мингалимова Мөслимә , Нурмөхәммәтова Әлфия,Нигъмәтҗанова Әнисә апалар. Аларның барысы да Рәхмәт хатларына лаек булды.      Очрашуның икенче өлешендә китап укырга яратучылар белән бәйге үткәрелде: «Визит карточкасы”,“Табышмаклар тукталышы”, “Иң акыллылар тукталышы” “Хәтер сандыгы тукталышы”, “Китапханә тукталышы”.Бәйгенең  җиңүчесе - Кәбирова Бәдия апа.