Кудашевская сельская библиотека - филиал № 16

«Чәчәкләр китерегез Тукайга!»

26 апрельда сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне. Шул уңайдан Кодаш төп гомуми белем бирү мәктәбендә авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты белән берлектә «Чәчәкләр китерегез Тукайга!» дип  исемләнгән  шигърият  бәйрәме  узды. Бәйрәм Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты турында кереш сүз белән башланып китте. Бөек шагыйребезгә багышлап ясалган китаплар һәм рәсемнәр күргәзмәсе чарага тагын да ямь өстәде. Алар Габдулла Тукайның һәркем  кечкенәдән яратып укыган «Су анасы», «Бала  белән күбәләк», «Шүрәле», «Кәҗә белән сарык»  һәм башка шигырь һәм әкиятләре белән бәйле иде. Алга таба укучылар яшь үзенчәлегенә карап, ике төркемгә  бүленеп, бөек шагыйребез Г.Тукайның шигырьләре белән чыгыш ясадылар. Конкурста барлыгы  11 укучы катнашты. Бәйгедә башкару осталыгы, сөйләм һәм сәхнә культурасы  бәяләнде. Жюри җиңүчеләрне билгеләгән арада укучылар Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты турында викторина сорауларына җавап бирделәр. Җиңүчеләргә дә, барлык катнашучыларга да бүләкләр тапшырылды. Шигърият бәйрәме татар халкының гимнына әверелгән «Туган тел» җыры белән тәмамланды.