«Туган шәһәр буенча сәяхәт» (Бөгелмә шәһәренең тарихи урыннары)
Кодаш авыл китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә Бөгелмә шәһәренең тарихи урыннары буенча виртуаль экскурсия оештырды. Әлеге чара ТАССРга 100 ел тулу уңаеннан үткәрелде.Бөгелмә шәһәренең туган якны өйрәнү музеена, А.В.Баталов исемендәге Бөгелмә дәүләт рус драма театрына, Ярослав Гашекның әдәби-мемориаль музеена һәм шәһәрнең тагын бик күп тарихи урыннарына виртуаль экскурсия ясау авыл яшьләренең күңеленә хуш килде.