Городская библиотека - филиал № 24
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317908-24/
  • Телефон: (8552) 58-97-86
  • E-mail: nchelny.bibl24@tatar.ru
  • Адрес: 423812 РТ, г.Набережные Челны,пр.Московский,96,кв.31,32 (Новый город, 56/15А, кв. 31,32). Проезд автобусом до остановки "Пожарное депо" или трамваем до остановки "Беляева".

«Сихерчеләр һәм тылсымчылар мәктәбе» исемле квест (6+)

25 март көнне 24 нче санлы китапханәдә «Сихерчеләр һәм тылсымчылар мәктәбе» исемле квест узды. Ул Дж.Ролингның Гарри Поттер турындагы әсәрләре мотивлары буенча мавыктыргыч уен формасында үтте. Уртанчы сыйныф укучылары Хогвартс факультетларының исем-пазлларын җыйды, китапханә киштәләрендә фантастик жанрдагы китапларны эзләде. Яшь тылсым сөючеләр бик теләп «Фантастика» исемле викторина сорауларына җавап бирде. Ә «Сихерле төнәтмә кайнату» дәресендә уенчылар Гарри Поттер турындагы 7 китапның берсендә сихерне кире кайтаручы эчемлек рецептын табарга тиеш булды. Балалар «Биюче кешеләр» шифры ярдәмендә әфсен сүзләре укыды. Барлык биремнәрне беренче үтәгән команда тәмле призга ия булды.