«Барыбызга да куркынычсыз Интернет кирәк» кызыклы мәгълүмат сәгате (6+)
Әлеге атнада китапханәбезгә кунак буларак беренче сыйныф укучылары килде. «Куркынычсыз Рунет атналыгы» кысаларында «Барыбызга да куркынычсыз Интернет кирәк» дигән кызыклы мәгълүмат сәгате уздырылды. Чара барышында балалар бөтендөнья Интернет челтәре турындагы белемнәрен тулыландырды. Табышмаклар чишеп, укучылар компьютер җайланмасының төзелешен искә төшерде һәм Бөтендөнья челтәрен куллану мөмкинлекләре буенча фикер алышты. Интернетның файдалы яклары һәм анда сагалап торучы куркынычлар турында сөйләштеләр: вируслар, алдакчы җинаятьчеләр, ялган мәгълүмат. Интернет челтәрендә үз-үзеңне тотуның мөһим җиде кагыйдәсе турында балалар «Балаларга Интернет турында» китабыннан белделәр. Алар зур кызыксыну белән Смайл Патша улы-Королевичның Интернет пәрәвезеннән Смайл Патша кызы Онлайн Королевнаны коткаруы турында «Алтын кагыйдәләр» дигән әкиятне тыңлады. «Фиксиклар Интернет турында» мультфильмы һәм викторина дәрестә алган белемнәрне ныгытырга ярдәм итте.