«Мәзәк – күңел ачкычы» юмор кичәсе (6+)
Татар халык фольклорының иң кызыклы жанрларының берсе мәзәк – авыздан-авызга күчеп йөри торган кыска гына кызык вакыйга. Мәзәк тапкырлыгы һәм күп очракта көтелмәгәнчә тәмамлануы белән тыңлаучының хисләрен кузгата, гаҗәеп акыл зирәклеге белән шаккатыра, ахырда көлдерә. 10 апрель көнне 23 нче санлы китапханәдә әлеге жанрга багышлап уздырылган көлке һәм күңел ачу кичәсе «Мәзәк – күңел ачкычы» дип аталды. Чара «Тылсымлы сүз – фольклор» программасы кысаларында балаларда татар халык авыз иҗаты жанрлары турында белемнәр формалаштыру максатыннан үткәрелде.
Кичәгә башлангыч сыйныф укучылары чакырылды. Балалар «Без синең белән барганда», «Әбидә ике шаян каз яши» кебек кечкенә генә шаян сәхнәләштерүдә, «Без дә», «Хайваннар дөньясындагы хисләр» уеннарында катнашты. Анда борчылган песи, моңсу пингвин, таң калган куян, төксе бөркет булып күрсәттеләр, «Шаян табышмаклар»ны чиштеләр. «Мәктәп темасына иң кызык мәзәкләр» бәйгесе үткәрелде. Кичә күңелле көй-җырлар белән үрелеп барды, «Маша и медведь», «Ну! Погоди!», А.Алиш әкияте буенча әзерләнгән «Бикбатыр белән Биккуркак» мультфильмнарыннан өзекләр күрсәтелде.