Кошлар дөньясы сере (6+)
26 март көнне 23 санлы китапханәдә башлангыч сыйныф укучылары өчен Халыкара кошлар көненә багышланган «Кошлар дөньясы сере» исемле танып белү сәгате узды.
Китапханәче Халыкара кошлар көненең килеп чыгу тарихы турында мәгълүмат бирде. Чара барышында балалар кышлаучы һәм җылы якка очып китүче кошлар турында сөйләште, табышмаклар чиште, викторина сорауларына җавап бирде, «Кошлар сөйләшүе», «Кошлар килде», «Тере синонимнар» уеннарында катнашты, кошлар турындагы мәкаль-әйтемнәрне искә төшерде. Китаплардан һәм журналлардан күргәзмә оештырылды. Чара электрон презентация белән үрелеп барды.