«Химик лабиринт» (12+)
23 март көнне 23 нче санлы китапханә хезмәткәрләре өлкән сыйныф укучылары өчен «Химик лабиринт» дип аталган интеллектуаль уен уздырды. Чара бөек рус галиме Д.И.Менделеевның Химик элементларның периодик таблицасын ачуына 150 ел булуга багышланды.
Галимнең тормыш юлы һәм эшчәнлеге белән таныштыру максатыннан, «Фактлар» исемле уен оештырылды. Анда балалар күп кенә кызыклы фактлар белән таныша алды. «Ә сез Менделеев таблицасын беләсезме?» исемле шаян викторина барышында балалар данлыклы таблицаның химик элементларын искә төшерде. Викторина электрон презентация белән үрелеп барды. Укучылар шулай ук «Сүзләр», «Күз белән ату» уеннарында катнашып, үзләренең тапкырлыкларын күрсәтте. Чара азагында балалар галимнең ачышлары турында мәгълүмат алды.