«Гаилә альбомына күз салыйк» Хатирәләр кичәсе (18+)
5 март көнне 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәгендә «Гармония» клубы инвалидлары өчен, якынлашып килүче Хатын-кызлар көне уңаеннан, «Гаилә альбомына күз салыйк» исемле хатирәләр кичәсе узды.
Һәр катнашучы очрашуга гаилә альбомыннан тормышындагы мөһим вакыйгаларны чагылдырган фотоларны алып килде. Алар, үзләренең гаилә фотосурәтләрен күрсәтә-күрсәтә, үткәннәре турында бик теләп сөйләде. Бу фотолар карау гына түгел, ә кызыклы хикәяләр, күңелне тетрәндерерлек хатирәләр кичәсе булды. Кунаклар гаилә темасына багышланган мәкаль-әйтемнәрне белүләрен күрсәтә алды. Чара барышында гаилә турындагы күп шигырьләр яңгырады, шулай ук «Родительский дом», «Семейный альбом», «Фотография 9/12» һәм башка җырлар яңгырады. Чара чәй эчү белән тәмамланды.