Городская библиотека - филиал № 12

«Каз өмәсе» халык иҗаты һәм мәдәнияте бәйрәме (12+)

12нче китапханә гимназия белән берлектә ел саен узучы «Милли бәйрәмнәр» милли бәйрәмнәр буенча фольклор утырмалар» шәһәр проекты кысаларында «Каз өмәсе» халык иҗаты һәм мәдәнияте бәйрәме уздырды.

«Каз өмәсе» чарасының беренче өлеше балаларны халык йола бәйрәменең тарихи тамырлары һәм гореф-гадәтләре белән таныштыруга багышланды. Экранда күрсәтелгән фотолар Татарстанның төрле почмакларында үткәрелүче тантаналарның матур мизгелләрен чагылдырды. Алып баручыларның чыгышы яшь катнашучыларның шигырьләр һәм җырлар башкаруы белән үрелеп барды.

Чараның икенче өлеше казларны чистарту һәм аннан соңгы яшьләрнең бәйрәм күңел ачуларын күрсәтүче матур театральләштерелгән тамаша белән дәвам итте. Балалар, борынгы халык уеннарын («Чума үрдәк, чума каз», «Йөзек салыш») һәм дәртле бию композицияләрен («Сигезле уены» һ.б.) башкарып, буыннар элемтәсен һәм шатлык атмосферасын җиткереп, мавыктыргыч итеп  традицион милли күңел ачуларны тәкъдим итте.
Бәйрәм азагында катнашучылар «Каз өмәсе» йоласының төп асылы — сату өчен казлар әзерләүдә генә түгел, ә кешеләрне берләштерү, аралашу шатлыгы һәм илһам бирүче хезмәттә дигән фикергә килде. 
Чарага татар халык гореф-гадәтләре һәм йолалары турында китаплардан, журналлар һәм фотоматериаллардан торган иллюстратив китап күргәзмәсе әзерләнгән иде. Алар көзге тантананың әһәмияте, каз итеннән деликатеслар әзерләү нечкәлекләре, өлкән буыннан яшьләргә тапшырылучы гаилә көнкүреше серләре турында җентекләп сөйләде. Чарага килүчеләр, татар халкының борынгы гореф-гадәтләре һәм гаилә кыйммәтләре рухын тоеп, халык мәдәниятенең үзенчәлеген һәм колоритын ачып салучы уникаль экспонатлар (язучы өчен очланган каз каурыйлары, каз каурыйлары һәм пенопласттан калкавычлар, каз каурыйларыннан пироглар һәм беленнәрне майлау өчен пумалалар) белән таныша алды.