«Яшәгән елларның кадерле мизгелләре» әдәби-музыкаль кунакханәсе (16+)
2 октябрьдә Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында китапханәдә өлкән буын укучылар өчен «Яшәгән елларның кадерле мизгелләре» дигән әдәби-музыкаль кунакханә узды. Халыкара өлкәннәр көне – өлкән буын кешеләренә тирән хөрмәт хисе һәм рәхмәт белдерү, ярату, кайгырту һәм игътибарлылыкны күрсәтү өчен яхшы сәбәп. Кичәдә китапханәче әлеге бәйрәмнең килеп чыгу тарихы һәм аның гореф-гадәтләре белән таныштырды. Бәйрәм кунаклары җылы, уңайлы шартларда чәй өстәле артына җыелды. Үзләренең яшь булып калу серләре белән уртаклаштылар, киңәшләр бирделәр, характерның төп сыйфатлары турында сөйләштеләр, шигырьләр укыдылар. Газизова Лена башкаруында моңлы җырлар яңгырады. Чарага массаж ясаучы Гөлназ Хәлиуллина чакырылган иде. Ул үз тәҗрибәсе белән уртаклашты, йөзгә, кулларга, муенга һәм башка дренаж үзмассаж сәнгате, сулыш алу күнегүләре турында сөйләде, шулай ук мастер-класс үткәрде.