Центральная библиотека
  • Сайт: http://www.lenskcbs.ru/
  • Телефон: +7(85595)23174
  • E-mail: lenskcbs@mail.ru
  • Адрес: 423258, ул. Шашина, 41, г. Лениногорск. Режим работы: С понедельника по пятницу - 8.00 - 19.00, в воскресенье - 10.00 - 17.00, выходной день - суббота, санитарный день - последний вторник месяца.

«Моңлы Тукай теле»

22 апрель көнне Лениногорск шәһәренең Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханәсендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 139 ел тулу уңаеннан «Моңлы Тукай теле» исемле районкүләм бәйге үткәрелде.

Катнашучылар Г.Тукайның әсәрләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр, әкият, шигырьләрен сәхнәләштерделәр, бөек татар шагыйренә багышлап, үзләре иҗат иткән шигырьләр белән таныштырдылар.
Чара үсеп килүче буын һәм яшьләр өчен Тукай иҗаты белән танышырга, татар теле һәм мәдәниятенә кызыксынуны арттырырга ярдәм итте.