Центральная библиотека
  • Сайт: http://www.lenskcbs.ru/
  • Телефон: +7(85595)23174
  • E-mail: lenskcbs@mail.ru
  • Адрес: 423258, ул. Шашина, 41, г. Лениногорск. Режим работы: С понедельника по пятницу - 8.00 - 19.00, в воскресенье - 10.00 - 17.00, выходной день - суббота, санитарный день - последний вторник месяца.

«Күңелендә илһам йөртүче»

12 апрель көнне Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханәнең милли әдәбият бүлегендә төбәгебезнең талантлы шагыйрәсе, Ш.Бикчурин исемендәге «Чишмә» иҗат берләшмәсе әгъзасы Илсөяр Сәлахова белән иҗади очрашу узды. Очрашу барышында тамашачылар шагыйрәнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар.

Илсөяр Сәлахованың иҗатында туган як, туган җир, туган авыл, табигать темасына язылган, газизләрдән-газиз әнкәйләргә багышланган шигырьләр зур урын алып тора. Аның лирик шигырьләре беркемне дә битараф калдырмый. Шагыйрә очрашу барышында шигърият сөючеләргә үзенең мәгънәле, эчкерсез шигырьләрен бүләк итте.

Илсөяр Сәлахова күпкырлы талант иясе. Аның башкаруындагы моңлы җырлар йөрәк түренә үтеп керде. Әлеге очрашу күңелдә әйтеп бетергесез уңай хисләр калдырды.