« Безнең як язучылары»дип исемләнгән әңгәмә
6 февраль көнне Зәй-Каратай авыл китапханәсендә укучының мәдәни көндәлеге проекты кысаларында « Безнең як язучылары»дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Китапханәче укучыларны туган як язучылары белән таныштырды: А.Алиш, Г. Тукай, Ф. Яруллин, Ш. Галиев, Э. Шәрифуллина һәм башкалар. Укучылар үзләре уку өчен китаплар сайладылар . Балалар Ф.Яруллинның «Кайда кышлый яз» әкиятен чын күңелдән тыңладылар, Н.Каштанның «Гыйнвардан декабрьгә кадәр» дигән шигырьләре яңгырады. Ә Ф. Кәримнең «Гармунчы аю белән җырчы маймыл» дигән күңелле шигырьләре кечкенәрәк балаларга күңелләреннән хуш килде һәм аларга бик күп яхшы кәеф бүләк итте.