Китап күргәзмәсе "Китап бураны"
Татар телендә укырга яратучыларны “Китап бураны “китап күргәзмәсенә игътибар итәргә чакырабыз. Монда сезне татар халык әкиятләре, Яңа ел теләкләре белән шигырьләр,кыш турында матур китаплар көтә. Шулай ук "Ялкын" журналыннан сез яңа елны ничек һәм нәрсәдә каршылау турында күп кызыклы нәрсәләр белә алырсыз. "Сабантуй" балалар журналы редакторлары үз укучылары өчен ел буе танып белү календаре ясадылар. "Салават купере" журналы яшь укучыларын 2024 елның символы - Яшен, шаян,тиктормас һәм кызыксынучан аҗдаһа малае белән таныштырачак. Безнең нәни укучыларыбыз Яшен белән бергәләп биремнәр чишәрләр, кызыклы әкиятләр укырлар. Шулай ук безнең аждаһа йортны бизәргә,якыннарыгызга тәмле ризыклар пешерергә, матур бизәкләр әзерләргә өйрәтәчәк. Яңа елларыбыз күңелле, тылсымлы һәм бәхетле булсын!