"Илһам килде күңелгә"
Юлтимер авылы мәдәният йортында шагырь Рамил Вафинның “Илһам килде күңелгә” китабын тәкъдим итү кичәсе узды. Рамил Зөфәр улы Юлтимер авылында туып –үсеп, бүгенге көндә Чаллы шәһрендә яшәп иҗат итә. Кичәгә шагыйрнең дуслары,туганнары,укытучылары, сабакташлары җыелган иде. Әдәби- мәдәни кичәдә шагырь үз иҗаты белән таныштырды, шигырьләрен авылдашларга тәкъдим итте.Әлбәттә, көтеп алынган кичә нәфис сүз, җыр- моң белән үрелеп барды.