4 декабрь көнне “Игелеккә мәйдан киң” дигән күргәзмә эшләнде.
Мәрхәмәт, игелек, назга мохтаҗларны ерактан эзләргә кирәкми. Алар безнең арада, безнең белән яшиләр. Билгеле булганча дөньяның һәр илендә инвалидлар көне билгеләп үтелә. “Ачның хәлен тук белми” дигән әйтем бар. Гарип кешенең җан сыкрануын сәламәт кеше ишетеп, аңлап җиткерми кебек. Тик ишетергә, аңларга тырышырга кирәк. Язмыш тарафыннан кимсетелгәннәргә ярдәм кулын сузарга беркайчан да соң түгел. Шул максат белән авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә төрле чаралар үткәрде.
4 декабрь көнне Урмышлы авылы китапханәсендә “Игелеккә мәйдан киң” дигән китап күргәзмә эшләнде һәм шуның буенча әңгәмә уздырылды. “Язмышлардан узмыш юк” дип аталган очрашу үткәрелде.Чәй табыны артында җырлар, шигырьләр башкарылды, төрле уеннар уздырылды. Катнашты – 7 кеше.