Урдалинская сельская библиотека - филиал № 33
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088-33/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: leninurd33.bibl@tatar.ru
  • Адрес: 423285, Лениногорский р-н, с.Туктарово-Урдала, ул.Советская, 103. Режим работы: Понедельник - суббота с 13:00 до 19:00. Выходной: воскресенье.

Мәңге хәтердә

 

Ф.33

21 июнь көнне филиалда мәктәп яны лагеренә йөрүче балалар белән Бөек Ватан сугышы башлануның 75 еллыгы уңаеннан “Мәңге хәтердә” дип аталган хәтер көне үткәрелде. Шушы көнгә кагылышлы әңгәмә, сугыш турында язылган китаплар белән танышу һәм сугыш  һәм тыл ветераннарына багышлап куелган обелискка экскурсия-бүгенге көннең программасы әнә шулардан гыйбәрәт иде. Балалар тагын бер мәртәбә бүген күңелләреннән дәһшәтле сугыш белән очраштылар, аның илебезгә китергән югалтулары турында белделәр. Китап күргәзмәсендәге  “Хәтер китабы”, “Алар илгә җиңү алып кайттылар” исемле китаплардан үзләренең бабаларының, туганнарының  исемнәрен эзләп таптылар. Әле сугышның нәрсә икәнен аңлап бетермәсәләр дә, аңнары белән моның бик куркыныч нәрсә икәненә төшенделәр. Аннан соң, обелиск янына барып, стенасына уелган исемнәрдән һәркем үзенең якыннарын табып, алар турында белгәннәре, әти-әниләреннән,әби-бабаларыннан ишеткәннәре белән уртаклаштылар.