Туган ягым чишмәләре
14 июнь көнне мәктәп яны лагеренә йөрүче балалар белән “Болын чишмәсе” дип аталган чишмә янына экскурсиягә бардык. “Болын чишмәсе”- бик борынгы чишмә. Ул элек-электән шул очта яшәүче авыл халкын туендырып торган. Шул чишмәгә якын торучыларның сөйләвенә караганда, ул берничә еллар югалып торган. Һәм моннан берничә ел элек,шәһәрдән авылга күчеп кайткан авылдашыбыз Валиев Закария ул чишмәгә яңа сулыш өргән. Чишмәне чистартып, торбалар куеп, шул чишмәдән аккан суны буып,бик матур күл ясаган, ә күлгә балыклар җибәргән. Хәтта күл кырыенда көймә дә тора, ә суыннан балыкларның йөзгәне күренеп тора. Балаларга бу сәяхәт бик ошады, алар табигатьнең матурлыгына сокланып, төрле җирләргә басып бик рәхәтләнеп фотога төштеләр- 7 кеше.