Урдалинская сельская библиотека - филиал № 33
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088-33/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: leninurd33.bibl@tatar.ru
  • Адрес: 423285, Лениногорский р-н, с.Туктарово-Урдала, ул.Советская, 103. Режим работы: Понедельник - суббота с 13:00 до 19:00. Выходной: воскресенье.

"Ягез әле,әбиләр!"

Китапхандә 8 Март бәйрәме уңаеннан “Ягез әле,әбиләр!” дип аталган ярыш кичәсе булып узды. Кичәдә катнашучы әбиләребез төрле номинацияләрдә катнашып, үзләренең осталыкларын, җитезлекләрен, талантларын күрсәттеләр. Мәсәлән, “Ин  зәвыкьле әби” номинациясендә мөселманча яулык бәйләү ярышы , “Иң уңган пешекче” номинациясендә токмач кисү бәйгесе, “Иң оста дизайнер”да җиләк-җимешне матур итеп турап, табынга бирү ярышы һ.б. әбиләребез бик актив катнашты.  Тапкырлыкларын сынау бәйгесендә табышмакларга җавапларны берсеннән-берсе уздырып бирделәр. Аннан соң, яшьлекләрен искә төшереп, дәртләнеп биеп тә алдылар, караоке да җырладылар, кыскасы, рәхәтләнеп күңел ачтылар. Кичә чәй табыны артында дәвам итте.