Урдалинская сельская библиотека - филиал № 33
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088-33/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: leninurd33.bibl@tatar.ru
  • Адрес: 423285, Лениногорский р-н, с.Туктарово-Урдала, ул.Советская, 103. Режим работы: Понедельник - суббота с 13:00 до 19:00. Выходной: воскресенье.

“Язмыштан без җиңел юл өмет итмәдек”

Авыл мәдәният йортында Совет гаскәрләрен Әфган иленнән чыгаруга 30 ел тулу уңаеннан зур чара- “Язмыштан без җиңел юл өмет итмәдек” дип аталган очрашу булып узды. Чарага Әфган сугышы ветераннары,  сугыш корбанының әнисе һәм туганнары,укытучылар, авыл җитәкчелеге чакырылган иде. Шулай ук очрашуны карарга мәктәп укучылары һәм авыл халкы да килде. Очрашуга килүчеләр Әфган сугышында батырларча һәлак булган авылдашыбыз Гәрәев Рафик  истәлегенә багышлап ясалган  “Кичер,Әнкәй, кайталмадым” дип исемләнгән стенд белән таныштылар.

Очрашу алдан әзерләнгән сценарий буенча барды. Шушы вакыйгага багышлап әзерләнгән слайдлар күрсәтелде.  Ветераннар бик авырлык белән булса да ,үзләренең Әфган җирендә хезмәт иткән вакытларын искә төшереп, кайбер эпизодларын сөйләп киттеләр. Чакырылган кунаклардан авыл башлыгы,  ветераннар советы рәисе , Бөек Ватан сугышы ветераны,ветеран-укытучылар чыгыш ясады. Укучы балалар Әфган ветераннарына сораулар бирделәр. Очрашу дәвамында сәхнәдән татар шагыйрьләренен Әфган сугышына багышлап язылган бик күп шигырьләре яңгырады, авыл үзешчәннәре кечкенә генә концерт та күрсәттеләр.

 Соңыннан әңгамә чәй табыны артында дәвам итте.

В сельском доме культуры прошло  комплексное мероприятие, посвященное 30 летию вывода Советских войск из Афганистана. На встречу были приглашены ветераны-афганцы,  мать погибшего в Афганской войне,ветераны-учителя, руководство сельского поселения. В мероприятии так же участвовали школьники, жители села. Гости мероприятия  познакомились со стендом, посвященным героически  погибшему солдату в Афганской войне Гараеву Рафику.

 Мероприятие прошло по сценарию, где прозвучали стихи татарских поэтов, посвященные на тему Афганской войны. Перед зрителями выступили ветераны-афганцы, ветераны-учителя, ветеран ВОВ и др. Были показаны презентации “Афганистан-боль моей души”,  “Афганцы-земляки”, “Гараев Рафик-ты наша гордость!”

 Встреча продолжалась за чайным столом.