Шатлыклы вакыйга
18 январь көнне безнең авылда шатлыклы вакыйга: инде күптән көтелгән яңа модульле фельдшер-акушерлык пунктын ачу тантанасы булып узды. Бина Республика программасы нигезендә төзелде. Тантанага бик күп кунаклар җыелды: район җитәкчеләре, үзәк больницадан вәкилләр, авыл җитәкчеләре һ.б. Тантаналы сөйләүләрдән соң, лентаны район һәм шәһәр башлыгы Р.Г.Хөсәенов, үзәк район больницасы баш врачы А.Яркәев, авыл башлыгы М.Җиһаншин һәм мәчетебезнең имамы Фәрит хәзрәт кисеп, бинаның эченә юнәлделәр. Дөрестән дә, яңа төзелгән бина бик матур һәм заманча җиһазландырылган иде. Халыкка медицина хезмәте күрсәтү өчен барлык мөмкинлекләр дә булдырылган. Киләчәк эшләрендә уңышлар теләп, ачкычны медицина хезмәткәрләренә тапшырдылар.
Аннан соң авыл мәдәният йортында авыл җыены булды. Авыл башлыгы Марат Җиһаншин 2018 елга йомгак ясады һәм 2019 елда эшләнәчәк эшләр белән таныштырды. Ул үзенең чыгышында китапханә эшен уңай яктан билгеләп үтте.Җыенга төрле хезмәт күрсәтү өлкәләреннән вәкилләр килгән иде. Алар, авыл халкын кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.