Хуш киләсең, Яңа ел!
Илебез Яңа 2019 елны каршы алырга әзерләнә. Барлык учреждениеләрдә Яңа ел кичәләре үткәрелә. Урдалы авылы мәктәбе укучылары, мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән берлектә бәйрәм кичәсенә җыелдылар. Чыршы тирәсендә Кыш бабай,Кар кызы , Убырлы карчык һәм башка әкият персонажлары белән күңел ачтылар, биеделәр,җырладылар, төрле уеннарда катнаштылар, Кыш бабай капчыгыннан бүләкләр, тәмле призлар таратты. Бәйрәм бик күңелле узды.