Бездә бүген Әниләр бәйрәме
Авыл мәдәният йортында Әниләр бәйрәменә багышланган бәйрәм кичәсе булып узды. Әниләр ике командага бүленеп, ярыш уеннарында катнаштылар. Бәйрәм көненә багышлап стенгазета чыгардылар, татар халык авыз иҗатыннан торган (мәкалләр, тизәйткечләр, әйтемнәр)биремнәргә җаваплар таптылар, “Көйне тап” уенында ретро-җырларны әйттеләр һәм караоке җырладылар. Һәрбер уен арасында татар шагыйрьләренең бары тик әниләргә генә багышланган шигырьләрен тыңладылар.Әлбәттә инде бүгенге ярышта да дуслык җиңде. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте