Елларым минем байлыгым/ Мои года-моё богатство
Авыл мәдәният йортында Өлкәннәр көненә багышланган “Елларым минем байлыгым” дип аталган әдәби-музыкаль кичә үтте. Кичәне мәдәният йорты хезмәткәрләре “Картаямыни соң йөрәк” җыры белән башлап җибәрделәр. Аннан соң сүзне авыл башлыгы Җиһаншин Марат Мансур улы алды. Ул бирегә җыелган барлык өлкәннәрне бәйрәмнәре белән котлап китте. Кичәбезнең кунаклары авыл үзешчәннәре әзерләгән күренешне бик яратып карадылар. Чөнки бу күренеш өлкәннәрнең яшь чакларындагы кигән киемнәрен, уйнаган уеннарын, йолаларын чагылдырды. Соңыннан бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте. Хөрмәтле өлкәннәребез кичәдән алган тәэсирләре белән уртаклаштылар, яшь чакларын искә төшерделәр.