Бәхетле балачак"/ Счастливое детство
Бүген, Балаларны халыкара яклау көне уңаеннан, филиалда “Бәхетле балачак” дип исемләнгән бәйрәм чарасы булып узды. Бәйрәмдә балалар әти-әниләре яш чагында уйнаган уеннар “Ватык телефон”, “Ал кирәк,гөл кирәк”, “Буяу сатыш”, “Әйе-әйе димәскә,ак карага тимәскә” уеннарында бик теләп катнаштылар. Ул уеннар “Раннур” нәшрияте чыгарган “Татар халык уеннары” китабыннан алынды. Һава торышы салкын булса да, балалар хәрәкәтле уеннарны яратып уйнадылар. Аннан соң малайлар арасында велосипед ярышы үткәрелде. Бәйрәмнән балалар бүләксез китмәделәр- 17 бала катнашты.
Сегодня в филиале прошло праздничное мероприятие к Международному дню Защиты детей “Счастливое детство”. Дети играли разные подвижные игры, которые в детстве играли их родители. Между мальчиками прошло соревнование на велосипеде. Несмотря на плохую погоду, дети активно участвовали во всех играх . Все участующие на празднике получили сладкие призы. Игры были взяты из книги издательства “Раннур” “Татар халык уеннары”.