"Эбиемдэ кунакта" / " В гостях у бабушки"
Бүген филиалда, 15 май-Гаилә көне уңаеннан, “Әбиемдә кунакта” дип аталган чара булып үтте. Әби роленә кереп, балаларга “сандыгымдагы” борынгы кул эшләнмәләре белән таныштырдым. Чиккән сөлге, тәрәзә пәрдәләре, карават япмалары, стенага элә торган чигешле әйберләрне балалар зур кызыксыну белән карадылар, эшләнешләре белән кызыксындылар, бик күп сораулар бирделәр. Үзләре дә әбиләренең сандыкларындагы әйберләр турында сөйләделәр. Аннары йорт җиһазлары, йорт кирәк-яраклары турындагы табышмакларга җаваплар эзләделәр.
Сегодня в филиале прошло мероприятие под названием «В гостях у бабушке», посвященное к Дню Семьи. В роли бабушки познакомила детей с вышивками и обрядами из «своего сундука “. Ребята с большим интересом смотрели эти вещи, задавали вопросов, поделелись своеми впечатлениями. Потом отгадали загадки о домашних утварьях.