Сугыш юллары уткэн авылдашларыбызга дан жырлыйбыз!
Бүген авылыбызда Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары булып узды. Бәйрәм, Бөек Ватан сугышы ветераннарына багышлап салынган обелиск янында башланды. Мәктәп укучылары урам буйлап, бабалары,туганнарының фотосүрәтләрен күтәреп, тантаналы төстә обелиск янына үттеләр. Аларны анда сугыш һәм тыл ветераннары, авыл халкы,кайткан кунаклар каршы алды. Митингны авыл җирлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Әхмәтева Гөлшат Әнәс кызы башлап җибәреп,үзенең тәбрикләү сүзләрен җиткерде. Аннары сүзне авылыбызның бердәнбер сугыш ветераны Хөснетдинов Касыйм абыйга бирделәр. Ул үзенең сугышта күргән истәлекләре белән уртаклашты, балаларны тырышып укырга, киләчәктә илгә файдалы кешеләр булып үсәргә өндәде. Шулай ук котлау сүзе белән, шәһәр мәгариф идарәсе җитәкчесе Санатуллин Вагыйз Сәмигулла улы чыгыш ясады. Митинг азагында обелискка веноклар салынды.
Бәйрәм тантанасы авыл мәдәният йортында дәвам итте. Мәктәп балалары бик эчтәлекле бәйрәм концерты, авыл үзешчәннәре “Сугыш җиле” дип аталган күренеш күрсәттеләр.
Сегодня в селе прошли праздничные мероприятия, посвященные к 73 годовщине Великой Победы. Митинг прошел около обелиска, где выступили и.о. главы сельского поселения Ахметова Г.А., ветеран ВОВ Хуснутдинов К.Г., начальник управления образования Санатуллин В.С.
Митинг закончился возложением венков в честь погибшим в ВОВ и ветеранам тыла.
Во второй части праздника выступили школьники с концертными номерами. Участники художественной самодеятельности села показали сценку “Сугыш жиле”.