Халыкара Акция "Балаларга сугыш турында укыйбыз"
Бүген безнең филиал “Балаларга сугыш турында укыйбыз” Халыкара Акциясенә кушылды. Акция мәктәп балалары белән үткәрелде. Балалар игътибарына Муса Җәлилнең “Кызыл ромашка” , “Төрмәдән хат”, “Ирек” исемле шигырьләрен кычкырып укыдым. Шулай ук , “Сабантуй” балалар журналында басылган, Татарстанның торле район мәктәпләрендә укучы балалар иҗат иткән сугыш турындагы шигырьләрне дә укучылар яратып тыңладылар. 2 сыйныф укучысы Милена Әхмәтева ветераннар турында җыр башкарды.