"Бүген җиргә Тукай туган"
Бүген татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне. Шул уңайдан, мәктәптә авыл китапханәсе белән берлектә, “Бүген җиргә Тукай туган” дип аталган бик матур шигырь бәйрәме булып узды. Бәйрәмгә әзерлек берничә көн алдан башланды. Башлангыч класс укучыларына шагыйрьнең шигырьләре бүлеп бирелде. Укучылар ул шигырьләрне бик тырышып ятладылар һәм менә бүген шуны исбатладылар да. Тукай әсәрләрендәге герой киемнәренә киенеп, ятлаган шигырләрен сәнгатьле итеп укып кына калмадылар, ә аларны театральләштереп тә күрсәттеләр.
Шулай ук, Тукай бәйрәменә багышлап китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә шагыйрьнең балалар өчен язылган 15 китабы урнаштырылды. Укучылар зур кызыксыну белән китап күргәзмәсен карадылар һәм берничә китапны укырга алдылар.
Башлангыч класс балалары оештырган шигырь бәйрәмен зур класс укучылары һәм укытучылар бик ошатып карадылар. Соңыннан, мәктәпнең завучы балаларга һәм бәйрәмне оештыручыларга рәхмәтен белдерде.