Сугыш жиле
Бүген,авыл мәдәният йортында, район буенча игълан ителгән , Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган “Туган ягым белән горурланам” фестиваль- конкурсы булып узды. Урдалы мәдәният йорты үзешчәннәре “Сугыш җиле” дип аталган программа күрсәттеләр. 1941 елның 22 июне иртәсендә мәктәп укучыларының чыгарылыш кичәсен Урдалы мәктәбе укучылары Мостафин Илмир, Саримов Равил, Фәйзетдинов Ленар, Бәдертдинова Илвина, Борханова Резедәләр ышандырырлык итеп уйнап күрсәттеләр. Сугыш вакытында урман кисү күренешендә исә, авыл мәдәният йорты үзешчәннәре уңышлы гына чыгыш ясадылар. Район мәдәният йортыннан килгән жюри әгъзәләре үзешчәннәр чыгышына әйбәт бәя бирделәр