Фольклорный праздник «Сөлге җыю»–«Сбор полотенец»
Милли бәйрәмебез Сабантуена сөлге җыю буыннардан-буыннарга тапшырылучы иң матур йолаларның берсе ул. Туктар-
Урдалы авылында Сабантуйга халыктан бүләкләр җыелды.
Борынгыдан калган әлеге йола бәйрәмгә берничә көн кала алдан үткәрелә һәм Сабантуйга әзерлек булып тора. Авыл халкы сөлге-яулыклар җыючыларны һәрвакыт шатланып көтеп торган, бүләген дә алдан әзерләп куйган, сый-нигъмәтләрен дә онытмаган.
Быел да Туктар-Урдалы авылы китапханәсе һәм авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, гармун моңнары астында, Туктар-Урдалы авыл халкын бәйрәмгә чакырып, һәрбер йорттан бүләк җыеп йөрделәр. Милли киемдәге егет-кызлар авылдашларны биетте дә, җырлатты да, кайберләрен онытылмас яшьлегенә алып кайтты. Бүләкләр халык уеннарында җиңүчеләргә, җыр-биюгә осталыкларын күрсәтүчеләргә бирелә. Яулык җыючыларга һәм дэ буләклэр биргэн барлык авылдашларга бик зур рәхмәт!
Сбор полотенец на национальный праздник Сабантуй-одна из самых красивых традиций, передаваемых из поколения в поколение. В селе Туктарово- Урдала на Сабантуй собрали подарки от жителей. Этот древний обряд проводится за несколько дней до праздника и является подготовкой к Сабантую. Сельчане всегда с радостью ждали сборщиков полотенец и платков, заранее готовили подарки, не забывали и о своих угощениях. И в этом году работники Туктар-Урдалинской сельской библиотеки и сельского дома культуры под звуки гармони собирали подарки от каждого дома, приглашая жителей Туктарово-Урдала на праздник. Юноши и девушки в национальных костюмах танцевали и пели односельчанам.