Урдалинская сельская библиотека - филиал № 33
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088-33/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: leninurd33.bibl@tatar.ru
  • Адрес: 423285, Лениногорский р-н, с.Туктарово-Урдала, ул.Советская, 103. Режим работы: Понедельник - суббота с 13:00 до 19:00. Выходной: воскресенье.

И мы как все

Филиалда ,инвалидлар декадасы уңаеннан,  мөмкинлекләре чикләнгән авылдашларыбыз  белән очрашу булды. Очрашуга балачактан инвалидлар чакырылган иде. Алар өчен Фәнис Яруллин һәм Гакыйл Сәгыйров китапларыннан китап кургәзмәсе оештырылды. Очрашуда катнашучылар кургәзмә белән таныштылар, бу ике язучы-шагыйрьнең биографияләрен һәм китапларыннан берничә шигырьне тыңлап үттеләр.  Аннары әңгәмә чэй табыны  артында дәвам итте.. Кем нәрсә в нәрсә белән шөгелләнүләре турында фикер алыштылар. Мәсәлән, Бикбов Мөнир җәй көне балыкка йөрүе турында сөйләде.  Аларнын, сәламәтлекләре әллә ни шәптән булмаса да, һэркайсының  үзенең  нинди дә булса шөгеле булу куандырды .  Сыйланып туйгач, кунаклар төрле уеннар уйнадылар, татар көенә рәхәтләнеп биеделәр. Елдагыча, бу очрашудан бик кәнагать булып, оештыручыларга рәхмәтләрен әйтеп таралыштылар