Урдалинская сельская библиотека - филиал № 33
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088-33/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: leninurd33.bibl@tatar.ru
  • Адрес: 423285, Лениногорский р-н, с.Туктарово-Урдала, ул.Советская, 103. Режим работы: Понедельник - суббота с 13:00 до 19:00. Выходной: воскресенье.

Көчлеләр,кыюлар,тапкырлар"

 Бүген 33 филиалда Халыкара балаларны яклау көненә багышланган “Көчлеләр, кыюлар, тапкырлар” дип аталган балалар сабантуе булып узды.  Бу чара табигать кочагында, мәдәният йорты бакчасында үткәрелде. Балалар Сабантуйга гына хас булган төрле уен-ярышларда  көчләрен сынадылар: аркан тартыштылар, чүлмәк ваттылар, кашыкка йомырка куеп йөгерделәр һәм шулай ук табигать күренешләре турындагы табышмакларга җавап бирделәр. Тузганак чәчәгеннән такыялар үрделәр.  Балалар чын Сабантуйдагыча көч сынаштылар һәм әлбәттә инде берсе дә бүләксез калмады.Сабантуйны китапханә, мәдәният йорты хезмәткәрләр әзерләде һәм үткәрде.