Урдалинская сельская библиотека - филиал № 33
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088-33/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: leninurd33.bibl@tatar.ru
  • Адрес: 423285, Лениногорский р-н, с.Туктарово-Урдала, ул.Советская, 103. Режим работы: Понедельник - суббота с 13:00 до 19:00. Выходной: воскресенье.

#С_чего_начинается_Родина #Староирюкская_библиотека

#С_чего_начинается_Родина #Староирюкская_библиотека

Урдалинская  сельская библиотека - филиал № 33 МБУ "ЦБС" МО "ЛМР" РТ присоединяется к сетевой акции "С чего начинается Родина". Акция посвящена Дню России. 
Организатором акции является Староирюкская сельская библиотека Центр татарской культуры имени Габдуллы Тукая МКУК Малмыжская ЦБС.

Поэт Махмут Газизов посвятил это стихотворение своему родному селу, где он родился и вырос.

 «Туктар-Урдалы»

Туктар, белмим, исем булгандырмы,

Кушаматмы әллә нибары,

Кенәгәдә писарь язып куйган

Сүзләр калган: «Туктар-Урдалы».

Нишләп туктасын дип безнең авыл,

 Озын сүзне артык эш күргән,

Күбесенчә Урдалы ди халык,

«Туктар» дигән җирен төшереп.

 Барган авыл, әйе, туктамаган,

 Туктар чиккә ничә җитеп тә,

Алга барган, барган җәяүләп тә,

Ат булмаса үгез җигеп тә...

Тәгәрмәчкә тарих сукмагында

Күпме тирес, пычрак уралды,

Таяк тыкты кемнәр, аяк тыкты,

 Камыт бавын кисте-турады,

 Дилбегәне тоткан ир-улларны

Урып алды сугыш урагы, -

Туктамады барыбер, олы юлны

 Эзләп чыккан Туктар-Урдалы.

Олы юл кадерен Урдалыга

Әйтәсе юк – элек-электән

Ул үзе дә зур юллардан читтә,

 Бер кырыйда яшәп интеккән...

  Кешеләргә ана сөте белән

 Җир җылысы керсә җилеккә,

Көл өстендә ил тамыры корымый,

Яши икән авыл ничек тә!

Үтелгән юл шаһит: «Туктар» дигән

Мөһер суккан писарь уңмады,

«Каршы тау»лар ярып юлга чыккач,

Туктамастыр Туктар-Урдалы.!