"Бер кеше бөтен кеше өчен,бөтен кеше бер кеше өчен!"
3 ноябрь көнне филиалда Халыкара бердәмлек көне уңаеннан укучы балалар белән халыклар бердәмлеге турында фикер алышу булды. Балалар бу бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштылар. Татарстанда күпме милләт вәкиле яшәгәнен үзләре белгән кадәр санап чыктылар һәм аларның төрле милләттән булуына карамастан,дус-тату яшәүләрен сөйләделәр, милләтләр дуслыгына карата үзләренең фикерләрен якладылар. Соңыннан бу темага кагылышлы мәкальләр,әйтемнәр белән таныштылар, үзләре дә берничә мәкаль әйттеләр.Мәкаль һәм әйтемнәр Талия Шакирова төзегән “Сүз эчендә хикмәт бар” дип аталган китаптан алынды.
Катнашты -18 бала.