Дәүләтебезнең өч символы/ Три символа родной державы
22 август Россия Дәүләтенең төп символы булган Дәүләтебез Флагы көне уңаеннан, балаларны патриотик рухта тәрбияләү максатыннан чыгып, филиалда шушы темага “Дәүләтебезнең өч символы” дип аталган әңгәмә үткәрелде. Башта балалар белән бу чарага бергәләп әзерләндек. Россиянең төп символларыннан булган –Флаг һәм Герб рәсемнәрен интернеттан табып, балалар бик теләп үз куллары белән буядылар. Чара Россия Гимны белән башланып китте. Аннары балалар шушы символларның тарихы турында тыңладылар. Китаптан карап,элеккеге символлар белән чагыштырдылар, Россия флагының өч төсе нәрсә аңлатканы турында белделәр . Соңыннан бергәләшеп, Россия Флагы астында фотога төштек.
22 августа в нашей стране отмечается День Российского Флага. В связи с этим торжественным днем, с целью воспитания патриотизма, любви и уважения к своей Родине, в филиале прошло мероприятие-беседа под названием “Три символа родной державы”. В начале мероприятия дети сами скачали картинки Флага и Герба России из интернета и раскрасили их. Потом слушали рассказ библиотекаря об этих символах, так же слушали Гимн России с компьютера. Вели беседу о цветах Флага. В конце мероприятия все дружно сфотографировались под Флагом Государства.